ШИГЫРЬЛӘРДӘ МИНЕМ ЙӨРӘГЕМ
Китапханәдә татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулуга багышланган чара узды. Кичә татар халык шагыйре биографиясе, Хәсән Туфан җилкәсенә төшкән авыр сынаулар белән танышудан башланды. Китапханәче шагыйрь белән артистка Л.Салиаскарованың олы мәхәббәт тарихы белән таныштырды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең автор башкаруындагы шигырьләрен, Х. Туфан сүзләренә язылган җырларны тыңладылар, фоторәсемнәр карадылар, төрмә һәм лагерьлардан хатынына язган хатларның эчтәлеге белән таныштылар.