Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ҮЗӘКЛӘРНЕ ӨЗЕП ҺАМАН ЯҢГЫРЫЙ СӘЙДӘШ ҖЫРЫ, СӘЙДӘШ МОҢНАРЫ!

Салих Сәйдәшев дирижер, пианист, педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм композитор гына түгел, ул татар халкының йөрәге, тавышы һәм җаны иде. Китапханәдә бөек композиторның тууына 125 ел тулуга багышланган кичә узды. Чара кунаклары бөек музыкантның иҗаты белән таныштылар, аның ил сәнгатенә керткән өлеше турында җентекләп белделәр. Шулай ук аның бөтен дөньяга билгеле пьесалары яңгырады. Китапханәче Альфред Салих улы Сәйдәшевнең "Отец" дигән китабы буенча укучыларны С.Сәйдәшев гаиләсе, ул яшәгән һәм үз әсәрләрен иҗат иткән урыннар белән таныштырды.