ИСЕМЕҢ СИНЕҢ БИЛГЕСЕЗ, БАТЫРЛЫГЫҢ МӘҢГЕЛЕК
Безнең китапханәдә Билгесез солдат көненә багышланган чара узды. Балалар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә 3 декабрьнең хәрби батырлык истәлеген саклау өчен сайлануын белделәр. Китапханәче «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында сөйләде.
Балалар Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар, сугыш елларының шигырьләре һәм прозасы, илебезнең төрле шәһәрләрендә урнашкан Билгесез солдат һәйкәлләренең иллюстрацияләре белән таныштылар.
Чара ахырында без Ватаныбызны саклап, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.