Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

АРЧА ЯГЫ - ДАНЛЫ ТӨБӘК!

Безнең Арча районыбыз -Татарстан Республикасының бай тарихы һәм мәдәни мирасы булган иң зур районнарының берсе.

Арча районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан без китапханәгә укучыларыбызны һәм авыл кунакларын Арча көненә чакырдык. Килүчеләр Арча районы тарихы белән таныштылар, күренекле якташларыбыз, язучыларыбыз, шагыйрьләребез һәм мәдәният эшлеклеләре турында видео-роликлар һәм презентацияләр карадылар.

Чара дәвамында Арча турында җыр-шигырьләр яңгырады, теләүчеләр әлеге әсәрләрнең тарихын белә алдылар.

Яшь укучыларыбыз өчен туган як турында библиоквиз, ребуслар һәм пазллар әзерләнде. Ә «Арча буйлап сәяхәт итәбез» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар һәм материаллар дөрес җаваплар табарга ярдәм итте.