Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТ - ЗАМАН КӨЗГЕСЕ

Периодик басмалар оператив мәгълүмат чыганаклары булды һәм булып кала бирә. Безне кызыксындырган бөтен яңалыклар турында газета-журналлар сөйли. Дөньяга чыга торган һәр басманың үзенчә уникаль, кабатланмас иҗади почеркы, үз укучылары бар һәм ул хаклы рәвештә хөрмәткә һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга лаек.

Без барлык яшьтәге укучыларыбызны библио-пресска чакырдык. Китапханәче укучыларга китапханәнең вакытлы матбугат исемлеген тәкъдим итте һәм вакытлы матбугатның төп үзенчәлекләре – тизлек, яңалык, мәгълүматны вакытында алу турында сөйләде. Бу көнне теләге булган һәркем журнал-газеталарны карап чыкты, соңгы яңалыкларны белде, кызыксындырган сораулар буенча консультация алды, шулай ук яраткан рубрикалары турында үз тәэсирләре белән уртаклашты.