ИКМӘКМӘН ЗУР БУЛМЫЙК, ВАЛЧЫГЫН ДА ЗУРЛЫЙК
16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк - ул тормыш, ул безнең байлыгыбыз, аны сакларга һәм кадерләргә кирәк. Бәйрәм уңаеннан китапханәдә балалар өчен чара үткәрелде.
Чара барышында балалар икмәкнең барлыкка килү тарихы, аның кеше тормышында әһәмияте белән таныштылар һәм аның бөртектән хуш исле күмәчкә кадәр озын юл үтүе турында белделәр.
«Безнең икмәк турында» дигән әдәби викторина сорауларына җавап биреп, балалар үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар. Танып белү сәгате барышында икмәк турында шигырьләр, җырлар һәм мәкальләр яңгырады.