ЭЛЕК ТӨШКӘ КЕРМЕГӘН ЯҢА ПРОФЕССИЛӘР
2030 елда галимнәр фаразлары буенча якынча 190 яңа һөнәр барлыкка киләчәк һәм 50дән артык һөнәр юкка чыгачак? Яңа һөнәрләр күп кенә тармакларда барлыкка килә: болар медицина, төзелеш, биотехнологияләр, экология, бизнес, мәгълүмати технологияләр. Күп кенә заманча һөнәрләрнең исемнәре кайчакта таң калдыра, мәсәлән: «Медиапленнер», «Криэйтор», «Бренд-менеджер», «Пастижёр», «Стрингер» һәм башкалар.
Нәрсә ул - киләчәк һөнәре? Күңеленә ошаганын ничек сайларга? Ни өчен яңа һөнәрләрнең төрлелеген белергә кирәк? Теге яки бу тармакта белгечкә нинди белем кирәк? Түгәрәк өстәл артында бу мәсьәләләр турында сөйләшергә без яшь укучыларны чакырдык. Балалар игътибарына слайд-презентация тәкъдим ителде, анда укучылар хезмәт базарында ихтыяҗ булган яңа һөнәрләр белән таныштылар һәм бу һөнәр кешеләренең ни белән шөгыльләнүен белделәр.