Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ҮЗЕ БЕР ЧОР, ҮЗЕ БЕР ҖЫР!

Халыкара өлкәннәр көне – өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт символы булып тора. Түбән Оры авылы мәдәният йорты белән берлектә авылыбызның өлкән буын кешеләрен бәйрәм белән котларга чакырдык.  Өлкәннәребез “Бер яшьлектә – бер картлыкта” дип аталган бәйгедә теләп катнашып, үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген тикшерделәр. Чәй өстәле артында алар яшьлекләрен, эш дәверендәге кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Чара җырлар, шигырьләр, уеннар белән аралаштырып алып барылды.