ҖӘНЛЕКЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА
Кызылъяр авыл китапханәсе иң яшь укучыларыбызны хайваннар турында мавыктыргыч викторинада катнашырга чакырды. Сез, мәсәлән, күселәрнең җир тетрәүне башланырга берничә көн кала сизә алуын, ә мәчеләр секундына 60 кадр күрергә мөмкин икәнен белә идегезме? Чара барышында балалар күп кенә башка кыргый һәм йорт хайваннарының гаҗәеп сәләтләре турында белделәр. Шулай ук үзләре дә хайванны гадәти булмаган сәләтләре белән уйлап таба һәм ясый алдылар. Укучыларга мавыктыргыч уеннарда катнашырга тәкъдим ителде. Әдәби конкурста балалар хайваннар турындагы әсәрләрне искә төшерде.