МӘҢГЕЛЕК ДАН СЕЗГӘ, КАҺАРМАННАР, ТЫНЫЧ БУЛСЫН ҖИР ҺӘМ КҮГЕБЕЗ
Түбән Оры авылында 8 май көнне 14.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга мемориал ачу тантанасы булды. Һәйкәлне ачу тантанасында район комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин, "Безнең гәҗит" газетасының баш мөхәррире, тумышы белән Түбән Орыдан булган Илфат Фәйзрахманов катнашты. Мемориал ачылуга багышланган хәтер сәгатендә авыл халкы, педагоглар һәм укучылар катнашты, сугыш, якташ солдатларның батырлыгы турындагы җырлар һәм шигырьләр авыл тарихындагы тарихи вакыйганың бизәге булды. Түбән Оры авылы биредә Советлар Союзы Герое Салихов Гатаулла Салих улы тууы белән горурлана.