КОМПЬЮТЕРНЫ ЯХШЫ БЕЛ!
Безнең китапханәдә өлкән яшьтәге укучылар арасында компьютер грамоталылыгын арттыру эше даими рәвештә алып барыла. Мәсәлән, 14 май “Компьютер белеме көне” дип игълан ителде. Бу көнне теләге булган һәркем китапханәгә килеп социаль челтәрләрдән файдаланырга, Дәүләт хезмәтләре сайтында коммуналь түләүләрне түләргә, кирәкле мәгълүматны эзләү системалары аша эзләргә өйрәнә алды.