Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ГАИЛӘМ - ҖЫЛЫ УЧАГЫМ

15 май көнне китапханәдә Түбән Оры авылы мәдәният йорты белән берлектә Халыкара гаилә көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Гаилә көнен билгеләп үтүнең иң яхшы ысулы-музыкаль әсәрләр тыңлау һәм шигырьләр уку. Чарада Гаилә кыйммәтләрен данлаучы җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Кунаклар гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар, балалар белән ничек вакыт уздырулары, бәйрәмнәр үткәрүләре һәм традицияләрне саклаулары турында сөйләделәр.

Чара һәркемгә аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.