ҮЗЕБЕЗНЕҢ БАТЫРЛАРЫБЫЗ!
26 апрельдә безнең китапханә "Библиотөн-2025" акциясенә кушылды. Чара башында без яшь укучыларыбыз белән Арча районыннан чыккан Советлар Союзы Геройларын искә алдык: Ежков Валентин Федор улы, Сафин Нәкыйп Сафа улы, Сафиуллин Гани Баки улыһәм Салихов Гатаулла Салих улы. Соңгысы турында китапханәче тулырак сөйләде, чөнки ул Түбән Ура авылында туган. Авыл урамнарының берсенә аның исеме бирелгән, ә быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан авылга керү юлында, һәр кунак Советлар Союзы Герое Гатаулла Салиховның нәкъ менә шушында туганлыгын белсен өчен мәгълүмати плакат куелган. Балалар шулай ук якташларыбызның Бөек Ватан сугышында гына түгел, әфган, чечен сугышларында да үзләрен лаеклы күрсәткәннәрен һәм хәзер дә Ватаныбызны Махсус хәрби операциядә саклауларын белделәр. Чарада катнашучылар сугыш кырында һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Безнең Библиотөннең икенче өлешен "Советлар чорына сәяхәт" дип атарга мөмкин булыр иде. Балаларга 1985 елгы диапроектор тәкъдим ителде, безнең яшь укучыларыбыз 40 еллык приборның әлегә кадәр эшләвенә бик нык гаҗәпләнделәр. Диапроектор ярдәмендә без бабалар белән Советлар Союзы маршалы Жуков Георгий Константинович турында диафильм карадык.