РУС ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК КОМПОЗИТОРЫ!
Кзыл-Яр авыл китапханәсендә композитор П. И. Чайковскийның 185 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кунакханә үткәрелде. Китапханәче күренекле рус композиторы, педагог, дирижер, җәмәгать эшлеклесе һәм музыка журналисты тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аның белән бергә чарада катнашучылар композиторның бөтен дөньяга танылган «Евгений Онегин», «Пиковая дама» опералары, «Щелкунчик», «Лебединое озеро» балетлары буенча мавыктыргыч әдәби-музыкаль сәяхәт ясадылар. Катнашучылар игътибарына композиторның балачагы турындагы фильм күрсәтелде.