"АК ЧӘЧӘКЛӘР" ЙОЛДЫЗ БУЛЫП ЯНА
Халкыбыз яратып укыган Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы беренче тапкыр «Казан утлары» журналының 1965 елгы 11 санында басыла. Аннары Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып дөнья күрә. 1989 елда 100 меңлек тираж белән басылып чыга. Габрахман Әпсәләмовка 1965 елда инфаркт кичереп, бик күп тапкырлар шифаханәдә ятарга туры килә.«Ак чәчәкләр» романы авторның больницада авырып ятканда күргәннәренә нигезләнеп языла. Роман буенча беренче фильм 1970 елда төшерелгән, ләкин ул сакланмаган, архивтан югалган.«Ак чәчәкләр» романы буенча 2015 елда фильм төшерелә.
Романның аерым китап булып басылып чыгуына 60 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Ак чәчәкләр” китап юбилее кичәсе үткәрелде.