"УЛ НИНДИ ЕГЕТ ИДЕ?"
Космонавтика көненә багышлап яшь укучылар өчен китапханәдә "Ул нинди егет иде?" дип исемләнгән Юрий Гагарин турында чара үтте. Балалар космонавтиканың үсеш тарихы белән таныштылар. 1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның "Восток" космик корабында очуы билгеле булды. Китапханәче Ю.А. Гагаринның авыр хәрби балачагы, мәктәп еллары, космонавтның яшьлеге һәм очыш алдыннан тормышы турында сөйләде. Яшь укучылар кешенең космосны өйрәнүе турында күп нәрсәләр белделәр, галәм турында белемнәрен киңәйттеләр.