СОЛДАТКА ХАТ
Кызыл Яр авылы китапханәсенең укучылары арасында «Солдатка хат» акциясе узды. Һәркем МХОда катнашучылар өчен үз сүзен тапты: ныклыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, дөньяда барган вакыйгаларның әһәмияте турында сөйләделәр, солдатларга сәламәт булып тизрәк җиңү белән өйләренә кайту теләделәр. Хат юлларына һәр катнашучының күңеле, рәхмәт сүзләре салынды. Язылган хатлар хәрби бурычларын үтәүче һәм МХОда катнашучы солдатларга тапшырылачак.