Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

САК БУЛЫГЫЗ: МОШЕННИКЛАР!

Мошенниклык темасы бүгенге көндә актуаль тема. Җинаятьчеләр уйлап табучан, мошенниклык ысуллары катлаулана, бу ышанучан кешеләрнең финанс югалтуларына китерә. Мошенниклык очракларын кисәтү максатыннан китапханә кулланучылары арасында хокукый танып белү сәгате үтте. "Нәрсә ул мошенниклык?", "Мошенниклыкның нинди төрләре киң таралган?", "Кем мошенникларның корбаны була?", — бу һәм башка сорауларга чарада катнашучылар җаваплар ишетә алды. Китапханәче халыктан акча алуга юнәлтелгән төрле җинаятьләр, бу төр хокук бозулар өчен каралган административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде. Чара кунакларына Интернет-мошенниклык турында ситуацион уеннар тәкъдим ителде. Чара азагында мошенникларның корбаны булмас өчен киңәшләр бирелде.