ЯЗГЫ ГӨЛЛӘР СЕЗГӘ, ХАТЫН-КЫЗЛАР!
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Кзыл-Яр авыл китапханәсе Түбән Оры мәдәният йорты белән берлектә хатын-кызларыбызга чиксез мәхәббәт, ихлас соклану һәм тирән ихтирам символына багышланган әдәби - музыкаль кичә үткәрде.
Чара язгы кәеф, елмаю, шатлык белән тулы иде. Катнашучылар барлык тамашачыны бәйрәм белән котладылар. Ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, ышаныч, укуда һәм эштә уңышлар, бәхет һәм гаилә иминлеге теләделәр!
Хатын-кыз турындагы матур шигырьләр һәм җырлар, мәзәкләр кунаклар арасында бәйрәм һәм күңел күтәренкелеге тудырды.