АВЫЛЫМНЫҢ ӘФГАН БАТЫРЛАРЫ
15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан Түбән Оры мәдәният йорты белән берлектә әфган ветераннары белән очрашу үткәрелде. Безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Галимҗанов Раил Мөхәммәт улы,Ризванов Марат Гакиф улы катнаштылар. Шулай ук Әфган сугышында катнашып кайткач вафат булган Яруллин Илһам Әдһәм улының хатыны Фирдания апа Самат кызы да чарага килгән иде. Алар хатирәләре белән уртаклашты, сорауларга җавап бирделәр. Һәм укучыларга егет кешегә армиягә баруның кирәклеген искәртеп үттеләр. Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Очрашу җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды һәм бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.