Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

МАРИЙСКИЕ ПОСИДЕЛКИ

Халык гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу максатыннан Кзыл-Яр авыл китапханәсе мари халкы мәдәниятенә багышланган мастер-класс элементлары белән фольклор кичәсе үткәрде. Безнең кичәбез мари халык җырларыннан һәм биюләреннән башланды. Чарада катнашучылар мариларның халык авыз иҗаты, музыка кораллары һәм халык киемнәре турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. "Тумыр" – мари барабаны аеруча кызыксыну уятты. Чараның махсус кунагы Шурабаш авыл китапханәсендә эшләп килүче Хәйретдинова Зөлфия Ренат кызы кунакларны “Мы перля улына!" (Мы вместе) дигән мари телендә чыккан китаплар күргәзмәсе белән таныштырды.

Һәр кеше үз тормышында кайчан да булса үз куллары белән эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнгәндер. Кул эшләре, бик зур рәхәтлек китерә. Безнең кичәдә дә чарада катнашучыларга үз куллары белән мари салам курчагы ясау тәкъдим ителде. Чара азагында өстәлдә мариларның борынгы салам курчаклары биюе күрсәтелде.