1 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Тел - безнең матди һәм рухи мирасыбызны саклауда һәм үстерүдә иң көчле корал. Бу вакыйгага багышлап китапханәдә туган телләр турында викторина уздырылды.
Катнашучылар Җир шарында телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халыкның характеры, аның хәтере, тарихы булуы турында белделәр. Шулай ук сүзлекләр белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, тел турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара азагында Россиядә яшәүче төрле халыкларының шигырьләре һәм җырлары яңгырады.