КҮҢЕЛЛӘРДӘ МӘҢГЕ КАЛЫР ИЛҺАМ АБЫЙ ҖЫРЛАРЫ
Татар халкының бөек улы Илһам ага Шакиров тууына 90 ел уңаеннан китапханәдә әдәби-музыкаль кичә узды. Кичә кунакларына Илһам Шакиров чорына вертуаль сәяхәт тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар җырчының авыр балачагы, тормыш юлы турында белделәр. Китапханәче вакытлы матбугатта басылып чыккан юбилейга багышланган мәкаләләргә күзәтү ясады. Мәсәлән, 2025 елның 14 февралендә чыккан "Мәдәни җомга" газетасы (6 нчы сан) тулысынча Илһам Шакировка багышлана. Кичәнең төп өлеше Илһам Шакировның җырларын искә алуга багышланды, китапханә кунаклары бик теләп татар эстрадасында мәңгелек хит булып, классикага әверелгән “Идел буе каеннары”, “Имәннәр шаулый”, “Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне” һәм башка җырларны башкардылар.