Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

КАЮМ НАСЫЙРИ - КҮПКЫРЛЫ ШӘХЕС

Кзыл-Яр авыл китапханәсе күренекле мәгърифәтче галим язучы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан "Каюм Насыйри – күпкырлы шәхес" дигән әдәби кунакханә үткәрде. Китапханәче күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтче К. Насыйринең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара кунаклары ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәвамында К.Насыйриның нәфис әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча 40ка якын хезмәт бастырып чыгаруын белделәр. Аның хезмәтләрендә укыту һәм тәрбия проблемалары аерым урын алып тора. Бу темага «Китап-әт-тәрбия», «Әхлак рисаләсе» һ.б. китаплары багышланган. Каюм Насыйри үз халкына белем бирү бурычын гамәлгә ашыра башлаган, туган телендә белемнең төрле тармаклары буенча китаплар һәм дәреслекләр төзегән беренче татар галиме була. Ул Россиядә яшәгәндә татарлар аның тарихын, мәдәниятен һәм рус телен белергә тиеш дип саный. Каюм Насыйри күп һөнәрләрне бик яхшы белә: китаплар үрә, көзгеләр ясый һәм балта остасы була. Чара азагында катнашучылар К.Насыйриның «Пешекчегә үгет-нәсихәтләр» китабыннан рецептлар белән таныштылар. Китапханәче шулай ук К.Насыйриның 200 еллыгына багышланган газета һәм журнал мәкаләләренә күзәтү үткәрде.