НАМ ЕСТЬ ЧЕМ ГОРДИТЬСЯ
5 февральдә Бөтендөнья кычкырып уку көнендә без яшь укучыларыбыз белән бергә Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе игълан иткән "Нам есть чем гордиться" акциясенә кушылдык. Акция Ватанны саклаучылар елына багышланган. Акция кысаларында китапханәдә татар шагыйрьләре Муса Җәлил, Фатих Кәримнең шигырьләре яңгырады. Алар матур әсәрләреннән мирас калдырып кына калмыйча, Бөек Ватан сугышы вакытында Ватаныбызны батырларча саклаган бөек шагырьләребез.