Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ КИТАПХАНӘ

ТР Милли китапханәсе ачылуга 160 ел тулу уңаеннан, 22 гыйнвар көнне безнең китапханәдә “Игътибар үзәгендә китапханә” дигән интерактив викторина узды. Чара башында китапханәче Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Мәсәлән, викторинада катнашучылар китапханәнең рәсми рәвештә 1865 елның 10 гыйнварында Казанның шәһәр китапханәсе буларак ачылуын, ә 1991 елда Милли китапханә статусын алуын белделәр. Викторинаның мавыктыргыч биремнәре кунакларга китаплар һәм белемнәр дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Чара ахырында китапханәче китапханәләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.