Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

АТЫЛГАН ЙОЛДЫЗ

Кызыл Яр авыл китапханәсе Түбән Оры авылы Мәдәният йорты белән берлектә педагог, атказанган мәгариф хезмәткәре, «РСФСР Халык мәгарифе отличнигы» Рузалия ханым Насыйбуллинаның яңа китабына багышланган автограф-кичәсе үткәрде. Рузалия Насыйбуллинаның соңгы китабында “Атылган йолдыз” дип исемләнгән повесть һәм тормышчан, гыйбрәтле хикияләре урын алган. Бу җиһанда беркем дә хаталардан хали булмас, әмма язмыш хаталарын төзәтергә беркайчан соң түгел. Әсәр авторы әнә шул хакта уйланырга чакыра.
Чарада катнашучыларга авторның яңа әсәрләре белән таныштылар, язучы белән шәхсән аралашып, аңа сорауларын бирделәр. Рузалия ханым үзе язган шигырьләрен укыды, хыяллары, алдагы планнары белән уртаклашты. Чара Гайфуллина Рәмзия башкаруында дуслык, тормыш, туган җиргә мәхәббәт турында җырлар белән үрелеп барды. Бу җылы очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр дип өметләнәбез.