Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

УЙНАП-БИЕП ЯҢА ЕЛНЫ КАРШЫ АЛАБЫЗ

Яңа ел - якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкияти могҗизалар һәм тылсым бәйрәме. Шушы көннәрдә китапханәбездә мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен яңа ел иртәсе узды. Балалар бәйрәмгә матур киенеп, күңелле булып килделәр. Алар бәйрәм рухына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар, Яңа ел турында җырлар тыңладылар. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, кыш һәм Яңа ел турында табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм кунаклары белән бергә Кар Кызы һәм Куян чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар һәм бергәләп биеделәр. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти тылсым һәм күңел ачу хисе бүләк итте.