ЙӨРӘГЕМНЕҢ ИҢ ТҮРЕНДӘ ИҢ КАДЕРЛЕМ - ӘНИЕМ.
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларына мәхәббәт һәм наз бүләк иткән барлык Аналарга да рәхмәт әйтәсе килә. Китапханәбездә без бу бәйрәмне әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үттек, аның программасына иҗади номерлар, котлаулар, бәйрәм тарихы турында белешмә кертелгән иде. Чарада катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Әниләр турында бик күп әсәрләр, җырлар, шигырьләр язылуы турында сөйләделәр. Традиция буенча кичәдә әни турында татар, рус һәм мари телләрендә җырлар яңгырады.