Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

БОРЬБА С КОРРУПЦИЕЙ

9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнгә безнең китапханәдә матбугат материаллары буенча «Коррупциягә каршы көрәш»мәгълүмати күргәзмә әзерләнде.

Күргәзмәдә Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте, коррупциягә каршы көрәш чаралары, коррупция җинаятьләре өчен җаваплылык, шулай ук җәмгыятьтә хокукка буйсынучан тормыш кирәклеге һәм коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәт турында материаллар тәкъдим ителде, чөнки аның белән нәтиҗәле көрәшне бүгенге көндә барлык гражданнар җаваплылыгыннан башка күз алдына да китереп булмый. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады, аның барышында барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган бу катлаулы күренеш турында, коррупциянең Дәүләт төзелешен какшатуы һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң алга киткән илнең дә икътисадый үсешен туктатуы турында сөйләде.