Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

БУ ТОРМЫШНЫҢ РЕЖИССЕРЫ БУЛСАМ...

Китапханәдә 20 гасыр татар театры образын формалаштырган күренекле театр режиссеры һәм педагогы Марсель Сәлимҗановка багышланган сәнгать сәгате узды. Аңа 7 ноябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. Марсель Хәким улы 1966 елда Г. Камал исемендәге театрның баш режиссеры була. Аны тамашачыны югалтуның катлаулы чорында татар театрына яңа тормыш өргәне өчен югары бәялиләр. Китапханәче режиссерның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. М.Сәлимҗанов һәм Камал театры фотолары һәм видеолары күрсәтелде.