Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ТАТАРСТАН ДИГӘН ВАТАНЫМ БАР!

Татарстан Республикасы Конституциясе - аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп кануны. Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чарада катнашучылар законның 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның ХІІ сессиясендә кабул ителүе турында белделәр, аның структурасы һәм республика гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Шулай ук чарада Татарстан Республикасына багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Чара ахырында катнашучылар «Республика символлары» дип исемләнгән хокукый викторинасы сорауларына җавап бирделәр.