Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

БЕЗ КӨЧЛЕ, БЕРДӘМ ХАЛЫК

Халыклар бердәмлеге көне — Россиянең барлык халыкларын берләштерүче гомуммилли бәйрәм. Бәйрәм алдыннан китапханәдә Россия халыклары мәдәниятенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Чара башында китапханәче бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Слайдлы презентациядән катнашучылар Мәскәүнең Польша интервентларыннан азат ителүе, илне берләштерүдә Минин һәм Пожарскийның роле турында белделәр. Чара күңелле дустанә атмосферада узды. Балалар Россия турында шигырьләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, бердәмлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара кунакларына бәйрәм өчен актив китап укучылар әзерләгән Россиядә яшәүче төрле халыкларның биюләре күрсәтелде. Бердәмлек - ул бөек көч, шуңа күрә без бүген, беркайчан да булмаганча, күпмилләтле Россия халыкларының бердәмлегенә омтылырга тиеш.