ВМЕСТЕ МЫ - СИЛА!
1 ноябрь көнне китапханә Түбән Оры авыл мәдәният йорты белән берлектә, МХОда катнашучы сугышчыларыбыз өчен окоп шәмнәре ясау буенча беренче мастер-класс үткәрде. Мастер-класста авылның актив кешеләре катнашты. Шәмнәр ясау өчен калай банкалар, картон һәм парафин кулланылды. Мондый шәмнәр безнең сугышчыларга җылынырга, ризыкны җылытырга, су кайнатырга һәм торакны яктыртырга ярдәм итә. Мастер-класс барышында 80нән артык шәм ясалды. Без бу мөһим эштә катнашкан һәркемгә, шулай ук шәмнәр ясау өчен кирәкле материал белән актив ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.