СВОих не бросаем!
Кызыл Яр авыл китапханәсе Түбән Оры авыл мәдәният йорты һәм авыл халкы белән берлектә СВО зонасында корал, хәрби техника һәм башка объектлар өчен маскировка челтәрләре үрү буенча волонтерлык эшләре алып бара. Мондый ятьмә гомерне саклап калырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен Россия буенча кешеләр бу файдалы һөнәрне үзләштерәләр. Чынлыкта, ятьмә үрү бик күп көч тәләп итүче һәм җентекле шөгыль, әмма шуңа да карамастан, бер максат һәм ярдәм итү теләге булганда авырлык турында уйламыйсың. Шундый ярдәмчел һәм гади кешеләр ярдәмендә без Россиянең җиңүен якынайтабыз. Без бу мөһим эшкә кушылганнарның барысына да рәхмәт белдерәбез.