Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

БҮГЕН БЕЗДӘ "САБАНТУЙ", ЭШЛӘРЕҢНЕҢ БАРЫН КУЙ

Якты, матур иллюстрацияле, мультимедиалы, 100 еллык - болар барысы да татарча балалар журналы «Сабантуй» турында. Беренче саны 1924 елның 10 октябрендә «Яшь ленинчы» исеме астында дөнья күрә һәм ул СССРда беренче балалар газетасы була. 1991 елда газетаның исемен «Сабантуй»дип үзгәртәләр. 2014 елдан башлап «Сабантуй» журнал форматында чыга башлый. Журналның үзенчәлеге шунда ки, аның авторлары – балалар үзләре. Биредә бөтен республика балаларының иң яхшы иҗади эшләре: хикәяләр, шигырьләр, кроссвордлар, табышмаклар, ребуслар басыла. Яраткан журналыбызның юбилее уңаеннан китапханәбездә уздырылган чара журналын тәкъдим итүдән башланды, китапханәче журналның тарихы һәм рубрикалары турында сөйләде. Аннары укучылар журналның кызыклы битләре буйлап сәяхәт иттеләр, мавыктыргыч әкиятләр, шигырьләр укыдылар, башваткычлар чишеп карадылар. Мәсәлән, балаларга «Сабантуй»ны тап» уены тәкъдим ителде, аның барышында журналның тарихы турындагы сорауга һәр дөрес җавап өчен балалар журналны кайдан эзләргә кирәклеге турында белешмә алдылар.