Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

КАК РОЖДАЕТСЯ КНИГА?

Китап безнең тормышыбызга кечкенәдән үк керә, һәм без аңа һавага күнеккән кебек күнектек. Дөньядагы бар нәрсә турында Китап сөйли. Ә менә аның ничек барлыкка килүен белергә без үзебезнең яшь укучыларыбызны китапханәгә чакырдык. Видео-роликны карагач, китап кибет киштәләрендә һәм китапханәләрдә булыр алдыннан аны әзерләүнең озын юлын һәм җентекле процессын күрделәр.

Библиотекарь балчык такталарга, папирус һәм каенга тузына язылган иң борынгы китаплар турында сөйләде. Шулай ук укучыларга «Һөнәрне бел» уены тәкъдим ителде, аның барышында балалар китап төзүдә катнашучы һөнәрләрнең исемнәрен белделәр.

New layer...