Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ШАМАИЛЛӘР - ДИН ҺӘМ МИЛЛӘТ БИЗӘГЕ

Мөселманнарда каллиграфик орнамент үсеш ала, татар сынлы сәнгатенең уникаль феномены - шамаил барлыкка килә. Күрсәтмә әсбаплар буларак әзерләнгән шамаилләр бер үк вакытта шәригатьнең фәлсәфи нигезләре һәм гомумкешелек кагыйдәләре турында мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт иткән. Шул ук вакытта нәфис гарәп бәйләве төрле почеркларда интерьер бизәге булып торган, эстетик зәвык тәрбияләгән. Ләкин мәчет диварларында матур гарәп бәйләме белән сүрәләр язу сәнгате күп кенә мөселман халыкларында булган булса, шәмаилләр ясау - Коръән һәм сөннәтне өйрәнү, укырга һәм язарга өйрәтү өчен шулкадәр ачык мәгълүмат туплаган рәсемнәр - Казан татарларының милли сәнгать төре генә. Безнең традицион сәнгать сәгатьләренең берсен без шамаилларга багышларга булдык. Укучыларыбыз һәм китапханә кунаклары шамаилларның килеп чыгыш тарихын, шамаилларның язу төрләрен һәм алымнарын белделәр.