ТЕРРОРИЗМГА КАРШЫ КӨРӘШТӘ ТӨП КӨЧ - БЕРДӘМЛЕК
3 сентябрь- терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Шул уңайдан информацион-тематик чара узды. Терроризм, аның кешелек дөньясына нинди куркыныч янавы турында әңгәмә үткәрелде. Бесландагы һәм башка теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдык. Теракт янаганда, шартлаткыч җайланмага тап булганда нәрсә эшләргә һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге искәртелде.