ТАТАРСТАН - ЙӨРӘК МОҢЫМ МИНЕМ
Татарстан!
Нинди горур исем!
Яңгырыйсың матур җыр кебек!
Дөнья мәйданында даннар яулап,
Мәңге яшә шаулап, гөр килеп!
Хәнәфи БӘДИГЫЙ
Республикабыз көнен билгеләп Түбән Оры авылы мәдәният йорты белән берлектә җырлы, моңлы, шигырьле кичә үткәрелде. Үзешчәннәребез башкаруында туган як турында җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Татарстан турында язылган шигырләрне искә төшердек. ("Татарстан - минем республикам" Нәби Дәүли, "Республикам" Рәмзия Әхмәтова, "Татарстан - гүзәл республикам" Марат Гобәйдуллин һәи башкалар). Китапханәче тарафыннан "Туган җирем - Татарстан" дип исемләнгән викторина үткәрелде.
Чарага килгән кунаклар өчен "Туган көнең белән, Татарстан!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.