Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ҺӨНӘРЧЕЛӘРЕБЕЗ - МИЛЛИ МӘДӘНИЯТНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ

Татар халкы һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Һөнәр кешене ашаткан һәм киендергән. Һөнәрчелек - үз куллары белән эшләнгән әйберләр генә түгел, ә бүгенге көнгә кадәр безнең белән яши торган ерак бабаларыбыз традицияләре дә. Без даими укучыларыбызны һәм китапханә кунакларын халык һөнәрләре дөньясына экскурсиягә чакырдык. Китапханәче онытылган һөнәрләр турында сөйләде: чүлмәкчелек, балта осталыгы, тимерчелек, туку, һәм башкалар. Чара электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Чара азагында Фатыйма Җәләлованың архив видео-интервьюсы күрсәтелде, ул Кызылъяр авылында ювилир һөнәрчеләренең иң соңгылардан берсе. Чарада катнашучыларның күбесе останы яхшы белгән һәм бик теләп оста куллы Фатима әби турында хәтирәләре белән уртаклаштылар.