Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

БЕЗ ЗАРЯДКА ЯСАДЫК, СИКЕРДЕК ҺӘМ ЙӨГЕРДЕК

Безнең китапханәдә «Без зарядка ясадык, сикердек һәм йөгердек» дигән чара, әдәби зарядка узды. Спортка һәм сәламәтлекне саклауга багышланган чара сәламәтлек һәм спорт турындагы табышмакларны чишүдән башланды. Аннары китапханәче күңелле гимнастика башкарырга тәкъдим итте. Чараның йомгаклау этабы «Мәкаль юкка гына әйтелми» конкурсы булды,  катнашучы сәламәтлек темасына багышланган мәкальне искә төшерә алмый икән, үзе теләгән спорт күнегүен башкарырга тиеш булды.