Кзыл-Ярская сельская библиотека - филиал № 17

ОН ГОРДО РЕЕТ НАД РОССИЕЙ

Бүген 22 август - Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне! Бәйрәм белән сезне котлыйбыз, дуслар! Бәйрәм уңаеннан без яшь дусларыбызны чакырдык. Без бергәләп төрле илләрнең флаглары һәм илебезнең флагы турында кызыклы фактларны искә төшердек. Россия һәм безнең триколор тарихы турында фильм карадык. Чара азагында барлык балаларга да Россия флагы турында буклетлар таратылды.