"Есть у войны печальный день начальный..."
22 июнь - Россия тарихында Бөек Ватан сугышы елларында киләчәк өчен гомерләрен биргәннәр хөрмәтенә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн фашистлар әсирлегендә җәфаланган, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан һәлак булганнарны искә алу көне. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башлана, меңнәрчә кеше һәлак була, йөрәкләребездә һәм җаннарыбызда мәңгелек эз калдыра. Без бу көнне яшь китап укучыларыбызны китапханәгә тарих сәгатенә чакырдык. Балаларга Мәскәү янындагы сугыш, Сталинград һәм Курск сугышлары, партизан отрядлары, фронт, һәм Ватан өчен сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә Мәскәү янындагы символ турында сөйләдек. Шулай ук балалар сугыш турында шигырьләр һәм әсәрләр белән таныштылар. Чара ахырында балаларга "Хәтер шәме"акциясенә кушылырга тәкъдим ителде.