Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

“Яңа еллар бәхет алып килсен”. Әдәби-музыкаль кичә.

Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган иң яраткан әкияти бәйрәм. Бөтен гаилә бергә булганда, бер-берсенә бүләкләр бирәләр. Яңа ел кешеләрне яхшырак һәм бәхетле итә. Бу вакытта бар теләкләр чынга аша. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашучылар белән "Новый год Бабы Яги" әкиятен, шигырьләр, җырлар, биюләр, яңа ел әйлән-бәйләннәрен өйрәнделәр. Бәйрәмгә килгән кунаклар, үзләрен яхшы артистлар  кебек күрсәтеп, Яңа ел тамашасында актив катнаштылар. Чара җырлар, биюләр, чыршы тирәли әйлән-бәйләннәр белән һәм, әлбәттә инде, яңа ел шигырьләрен сөйләү белән узды. Ә Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларны бүләкләр белән сөендерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Катнашучылар арасында тылсымлылык атмосферасы хөкем сөрде.