"У войны не женское лицо..." Тыл ветераннарының хәлләрен белү.
Кәче мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә Кәче авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Ганиева Слубикә Гарифулла кызы янына бардык. Аны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, бүләкләр тапшырдык. Рәхмәт Сезгә, Слубика апа! Дөньяда иң кадерле нәрсә - тынычлык өчен рәхмәт Сезгә! Сезгә үз батырлыгыгыз белән горурланырга, оныкларыгызга һәм оныкчыкларыгызга шул чордагы вакыйгалар турында ешрак сөйләвегезне телибез. Барысы да хәтерләсеннәр, горурлансыннар, сезне чын күңелдән хөрмәт итсеннәр! Сезгә саулык-сәламәтлек белән, балаларыгыз, оныкларыгыз өчен куанып, озын-озак, бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын!