"Конституция закон, по нему мы все живём". Мәгълүмати сәгать.
Кәче авылы китапханәсендә «Конституция закон, по нему мы все живем» дигән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Үз чыгышында китапханәче төп сәяси төшенчәләргә: «Федерация», «Президент», «Парламент», «Россия Федерациясе Хөкүмәте», «Россия Федерациясе Конституциясе», "Россия Федерациясе Конституциясе" билгеләмә бирде. Уукучыларга Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның илнең Төп законы буларак формалашуының төп этаплары турында сөйләде. Чарада катнашучылар Россия Федерациясе символикасын искә төшерделәр. Укучылар герб һәм флагның кайчан һәм кайда күрүеләрен, кайсы очракларда гимнны ишетергә мөмкин икәнлеген сөйләп уздылар.