"Коррупция в произведениях русских писателей"
Хәзерге вакытта коррупция бик актуаль проблема булып тора. Рус әдәбияты һәрвакыт иҗтимагый тормыш күренешләрен чагылдыручы көзге иде. Әдәбиятта ришвәтчелек темасы үз әһәмиятенә ия. Бер генә рус язучысы да бу теманы читләтеп үтми. Н. В.Гоголь, М. Е. Салтыков-Щедрин, А. Н. Островский, Д. И. Фонвизин үз әсәрләрендә коррупция темасын ачык күрсәттеләр. В.Маяковский, И. Ильф, Е. Петров, М. Зощенко, М. Булгаков һәм башка авторлар «яңарган» Совет хезмәткәрләре образларын чагылдырдылар. Кәче авыл җирлеге китапханәсендә коррупция темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче укучыларны әлеге әсәрләр белән таныштырды, коррупция турында сөйләп узды.