"Кунак булып килде, хуҗа булып китте". Әдәби кичә.
Кәче авыл җирлеге китапханәсендә Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90 ел уңаеннан «Кунак булып килде, хуҗа» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичәдә китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы белән таныштырып узды. Әсәрләреннән өзекләр сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.