Качелинская сельская библиотека - филиал № 16

"Елмаюың җанны җылыта". Әдәби-музыкаль кичә.

Кәче авыл җирлеге мәдәният йортында «Елмаюың җанны җылыта» дип исемләнгән әниләр көненә багышланган(онлайн форматта) әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Сәхнәдә салмак көй уйный, зал матур чәчәкләр белән бизәлде. Кичәне укучылар әниләрен котлап, рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрделәр. Бәйрәм дәвамында укучылар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Китапханәче Ә. Еникиның "Матурлык" әсәреннән өзек сөйләп узды. Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышладык.